2026 елның 1 мартыннан уңайсыз метеорологик шартлар (УМШ) чорында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планнарын эшләүгә һәм килештерүгә карата яңа таләпләр үз көченә керә.
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауның I, II һәм III категорияле объектларында эшләүче, чыгарып ташлау чыганаклары булган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр УМШ планнарын эшләргә һәм үтәргә тиеш.
УМШның эшләнгән планнары ТР Экология министрлыгы белән килештерелергә тиеш.
Таләпләр Россия Табигать министрлыгының 26.11.2025 № 651 һәм 28.11.2025 № 662 боерыклары белән расланган. Боерыклар белән сылтамалар буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/file/pub/pub_4881990.pdf һәм https://eco.tatarstan.ru/file/pub/pub_4881974.pdf