Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалануны экологлар Арча районында теркәгән

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Арча районы территориясен тикшерү барышында Төньяк идарә инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалануны ачыклаганнар.

Белгечләр авыллар арасында үз ихтыяҗлары өчен гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару буенча эш алып барылуын теркәгәннәр. Урында экскаватор һәм КамАЗ эшләгән. Эшкәртелә торган участокның мәйданы 15 594 кв. м тәшкил иткән.

РФ КоАП 7.3 маддәсенең 1 өлеше нигезендә “Җир  асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану” физик затларга - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Бүгенге көнгә материаллар Арча эчке эшләр бүлегенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International