Мөслим районында экологлар туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алып ташлауны һәм күчерүне теркәгәннәр

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мөслим районы территориясен тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды. Мөслим авылында Экология министрлыгы белгечләре “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җирнең уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу һәм күчерү буенча эшләр башкарылуын теркәгәннәр.

Кагыйдә бозу мәйданы 816 кв. м тәшкил иткән.

Мөслим районы прокуроры карары белән вазыйфаи затка карата РФ КоАПның “Җирләрне  бозу” 8.6 маддәсенең “Туфракның уңдырышлы катламын үз белдегең белән алу яки күчерү” 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Ык буе идарәсе тарафыннан хокук бозучыга карата карар һәм штраф чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International