ТР Экология Министрлыгыныңик буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәре гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экодәресе үткәрделәр.
Дәрес интерактив форматта узды. Экологлар танып белү активлыклары сериясен әзерләделәр: Татарстанның кошлар дөньясына багышланган викториналар, табышмаклар һәм ребуслар. Балалар, канатлы күршеләре турында яңалыклар белгәч, энтузиазм белән эшкә керештеләр.
Дәрестә безнең төбәктә кышларга кала торган кош төрләренә аерым игътибар бирелде. Балаларга кыш көне урманнарда, паркларда һәм хәтта шәһәрләрдә дә гадәтләнгән чыпчыклар, күк күгәрченнәр һәм саесканнарны гына түгел, ә шулай ук карабүрекләр, үрмәләчләр, урман чыпчыкларының күчмә көтүләрен, шулай ук “зур”, “лазоревка”, “московка” кебек төрле песнәкләр очратырга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.
Инспекторлар канатлы кошларга кар һәм боз астында азык табуның никадәр авыр булуын аңлаттылар һәм кыш көне аларны ничек дөрес кайгыртырга икәнен җентекләп өйрәттеләр: нәрсә белән ашатырга ярый һәм ярамый, җимлекләрне ни кадәр еш тутырырга кирәк, кошларны мәчеләрдән саклау өчен аларны кайда урнаштыру яхшырак икәнен аңлаттылар.
Дәреснең кульминациясе практик өлеш булды - мәктәп территориясендә һәм Вәлиханов урамы буйлап бергәләп 30дан артык җимлек урнаштыру. Бу инициатива канатлы дусларга кышкы чорны кичерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, балаларны табигатькә җаваплы карарга да өйрәтәчәк.
“Бүген без җимлекләр генә түгел, ә бәләкәй тормыш үзәкләренә нигез салдык. Хәзер сезнең, балалар, үзегезнең мөһим миссиягез бар - бу “кошлар ашханәсе” хуҗалары булу. Очып килүчеләрне күзәтегез, укыгыз һәм керткән өлешегез белән горурланыгыз", — дип балаларга Рәхмәт белдерде Ык буе идарәсе белгече Эльза Вәлиева.
Дәрес азагында экодәрестә катнашучыларның барысына да ТР экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.
Мондый чаралар әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуның белгечләрнең бурычы гына түгел, ә балачактан ук эшли башларга мөмкин булган һәркемнең өлеше булуын ачык күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар үткәрү һәм үсеп килүче буында әйләнә-тирә дөнья турында кайгырту тәрбияләү “Экологик иминлек” милли проекты максатларына ирешүдә мөһим адым булып тора.