Хокук бозучы туфракка китерелгән зыян өчен 3,5 миллион сум түләячәк

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районы Отары бистәсендә рөхсәтсез чүплек һәм калдыкларны яндыру турында берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.

Үзәк идарә инспекторлары урынга барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны җыю фактын расладылар. Хокук бозу мәйданы 5437 кв. м тәшкил иткән.

Казан шәһәре Муниципаль берәмлекнең башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләренә мәҗбүри таләпләрне бозуның һәм калдыкларны рөхсәтсез җыюны бетерүнең ярамавы турында кисәтү җибәрелде. Хокук бозуны бетерү буенча чаралар күрелмәгәнлектән, хокук бозучыга дәгъва юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International