«Яшьләр вакыты» Бөтенроссия премиясе кысаларында Росмолодежь «Россиянең яшьләр башкаласы» махсус номинациясен гамәлгә куйды. Күпчелек тавыш биргән шәһәр 2025 елда эре чаралар уздыру хокукына, шулай ук яшьләр инфраструктурасын үстерү мөмкинлекләренә ия булачак.
Беренче тапкыр Чаллыда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Бөтенроссия экодиктантын язарга теләүчеләр өчен офлайн мәйданчык оештырылды. «Нур» яшьләр үзәгендә экология өлкәсендәге белемнәрен тикшерү өчен 30дан артык активист җыелды.
Ик буе идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан урамында көнкүреш калдыклары җыелганын ачыкладылар.
2024 елның 15 декабренә кадәр теләге булган һәркем «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ел саен үткәрелә торган «Яшел Зачет» экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү Бөтенроссия конкурсының беренче этабында катнаша ала.
Бүген Экология министрлыгында Экология министрлыгы конкурсы кысаларында фәнни-гамәли эшләрне яклау булды.
Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз туплауны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы – 400 кв.м, күләме – 480 куб.м.
«Орион» яшьләр үзәгендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экоактивлар-2024» экоагарту проекты йомгаклары буенча иң яхшы мәктәпләрне һәм иң актив укучыларны бүләкләделәр. Шушы ел эчендә генә дә активистлар 2498 кг пластик, 1326 кг пластик капкач һәм 276 тонна макулатура җыйганнар!
Уңайсыз санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 12 декабрьгә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне вәзгыятьне тотрыкландыру чорына күчерелә.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9433 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 94%ы инде хәл ителгән.
Экология министрлыгы адресына Җиңү проспектындагы 50 нче балалар бакчасы янында төзелеш калдыкларын җыю турында халыктан мөрәҗәгать килде.