Конкурс ел саен Чаллы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «Орион» яшьләр үзәгенең «Экоактивлар» экологик берләшмәләре үзәге инициативасы белән үткәрелә. Быел ул 35 ролик, 10 эко-әкият җыйган һәм 160тан артык катнашучыны берләштергән. «Яшел дөнья» – сәнгать һәм иҗат аша экология турында фикер алышырга мөмкинлек бирә торган заманча конкурс. Быел эшләр «Экорилслар» һәм «Экоәкият» номинацияләре буенча кабул ителгән.
Рилсларны конкурс этабы дәвамында #эковзгляд2025 хештегы астында социаль челтәрләрдә урнаштырдылар, ә әкиятләрне көндезге этапта тәкъдир иттеләр. Экспертлардан торган жюри составында – ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсенең әйдәүче белгече Миләүшә Сәфәргалина, ТР экология министрының яшьләр киңәшчесе, Яшьләр хөкүмәте әгъзасы Артем Хаҗиев, «Орион» үзәгенең сәнгать җитәкчесе Галина Биктаһирова.