Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан экология министры Александр Шадриков республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырылачак санитар-экологик икеайлык турында сөйләде.
Гадәттәгечә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, икеайлык 1 апрельдә старт ала. Чисталык экомарафонының төп максаты – чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.
2024 елда икеайлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3,5 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 40% ы – калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру. 3,5 мең хокук бозуның һәр икенче очрагы 30 майга, калганнары ел дәвамында бетерелде. 2024 елның апрель һәм май нәтиҗәләре буенча 4,7 млн.сумлык штрафлар һәм таләпләр куелган.
«Гадәттәгечә, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм битараф булмаган гражданнар зур эш башкара. Узган ел өмәләрдә 398 мең татарстанлы катнашты. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 350 мең кубометр чамасы калдык чыгарылды, 12 мең берәмлек техника җәлеп ителгән иде», - дип хәбәр итте Татарстан Рәисенә экология министры.
Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, татарстанлылар чүплекләрне бетерүдә генә түгел, ә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын ачыклауда да актив. Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә икеайлык башланганчы ук 950 мөрәҗәгать кергән. 391 шикаять – НРО белән бәйле сораулар. Узган елның шул ук чорында 926 мөрәҗәгать булган, һәр өченче мөрәҗәгать чүплекләр буенча булган.
Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, икеайлык кысаларындагы барлык мәсьәләләр районнар белән зона киңәшмәләрендә каралган, оператив штаблар барлык муниципаль берәмлекләрдә формалаштырылган. Экология министрлыгы башлыгы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итеп, беренчел бурыч – санкцияләнмәгән яңа чүплекләр барлыкка килүне булдырмау, дип өстәде. Алар нигездә муниципаль җирләрдә барлыкка килә.
«Җирләрдән файдалану һәм аларны саклау өлешендә муниципаль җир контролен көчәйтергә кирәк, административ-техник инспекцияләрнең административ материаллар төзүгә дә бөтен вәкаләтләре бар. Халык белән аңлату эшен активлаштырырга кирәк. Халык йорт яны территорияләрен һәм бакча участокларын җыештырганнан соң чүпне кая чыгарырга икәнен төгәл аңларга тиеш», – дип ассызыклады министр.
Ул билгеләп үткәнчә, экологик түләүләр сыйфатында бюджетка кергән «яшел акчаларны» табигатькә җавапсыз караш нәтиҗәләрен бетерүгә сарыф итү рациональ түгел. Бу акчалар инфраструктураны үстерүгә, территорияләрне төзекләндерүгә һәм табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелергә тиеш.
Шулай ук җирле бюджетка НДПИ аша кергән керем исәбенә муниципаль районнарның яңа контейнер мәйданчыклары оештыру яисә контейнерлар сатып алу мөмкинлеге бар.
Бу чорда җаваплылык зоналары төгәл билгеләнгән. Шулай ук гадәттәгечә вертолет ярдәмендә һәм тимер юл полосалары буйлап комиссион йөреп чыгу планлаштырыла.
«Территорияләрне чистарту буенча икеайлык бездә һәрвакыт язгы ташу чоры башлануга туры килә. Кызганычка каршы, җирдә җыелган бөтен нәрсә диффуз агынтылар аркасында суга эләгә. Нәтиҗәдә, язгы ташу белән бергә терлекчелек калдыклары һәм яр буе зоналарыннан ашламалар суга юыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә мөрәҗәгать итәм! Лагуналар төзү – ул рекомендация генә түгел, ә кирәкле чара. Профилактика нәтиҗәләрне бетерүгә һәм күзәтчелек ведомстволарыннан штрафларга караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Бу хакта бер генә тапкыр әйтелмәде инде, кисәтү булды», - дип ассызыклады табигать саклау ведомствосы башлыгы.
«Әйдәгез, кар бөтен җирдә беткәнен көтмик, бүген үк тәртип урнаштыруга керешик. Без, төп бәйрәмебез – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы каршылау өчен, 9 майга барлык төп төзекләндерү эшләрен төгәлләргә тиеш», - дип тәмамлады спикер үзенең чыгышын.