«Экояз»ны каршы алабыз! 1 апрельдән Татарстанда традицион республика конкурсы старт ала!

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экояз» республика конкурсы старт ала. Конкурс санитар-экологик икеайлык чорында экологик марафон форматында уздырыла. Быел «Экояз» Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Конкурсның һәр атнасы билгеле бер темага багышлана:

1 атна «Канатлыларга ярдәм ит». Катнашучылар кошлар өчен уңайлы оялар ясап, табигать турында кайгырта алачак. Аларга җимлекләр һәм сыерчык ояларын үз куллары белән ясарга, аннары аларны паркларга һәм скверларга элеп куярга кирәк булачак.

2 атна «Без аерым җыю яклы». Экомарафонның икенче этабы калдыкларны эшкәртүгә багышланган. Катнашучыларга макулатура җыярга, икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрергә, иске киемнәрне җыю пунктларына тапшырырга кирәк.

3 атна «Җиргә бакча бүләк ит». Бу атнада без Җиңү паркларында, дан аллеяларында, ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә агач утырту белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.

4 атна «Синең гамәлләрең». Дүртенче атна территорияләрне җыештыру чараларын уздыруга юнәлдерелгән. Бу парклар, скверлар һәм башка җәмәгать урыннары булырга мөмкин. 

5 атна «Тынычлык, хезмәт, май». Бишенче атна йортлар һәм ишегаллары тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.

6 атна «Үзгәреш». Конкурсның киләсе этабы чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.

7 атна «ЗооКайгырту». Җиденче атнада катнашучылар кече туганнарыбызга ярдәм күрсәтәчәк. Алар приютларга бара, азык, уенчыклар китерә, шулай ук карауга һәм игътибарга мохтаҗ хайваннар белән вакыт үткәрә алалар.

8 атна «Чиста су». Марафонның йомгаклау атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышланачак. Катнашучылар елга, күл һәм буа ярларын җыештыру өчен җыелачак.

Теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Экоярдәмче» (шәхси номинация): кече төркем (18 яшькә кадәр) һәм өлкән төркем (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк);

- «Экоберләшмә» (коммерциячел булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ.б.);

- «Экогаилә»;

«Экокоманда» (мәгариф оешмалары): кече төркем (балалар бакчалары) һәм өлкән төркем (мәктәпләр);

«Экопартнерлар» (массакүләм мәгълүмат чаралары): интернет басмалар һәм телевизион ММЧ;

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек» (рейтинг санитар-экологик икеайлык кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге йомгаклары буенча формалаша).

Атна саен тиешле чараларны үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә постлар куярга һәм әлеге почтага хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.

Конкурсның нечкәлекләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm

Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика конкурсы 2016 елдан башлап санитар-экологик икеайлык кысаларында ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр уза. Конкурсның максаты – халыкның барлык катламнарын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны бүләкләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International