Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның автоматик станцияләре аша ел башыннан 1,5 млн. якын үлчәү башкарылган

2025 елның 28 марты, җомга

Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан  ел башыннан 1,5 миллионга якын үлчәү башкарылган: 1,489 миллионнан артык үлчәү, шул исәптән Казанда биш станция тарафыннан 481 меңнән артык үлчәү башкарылган.

1 марттан 28 мартка кадәр станцияләрдә Түбән Кама шәһәрендә күкерт диоксиды буенча максималь тапкырлыгы 3,25 ПДК булган һәм Әлмәт районы Кәләй авылында күкерт водороды буенча максималь тапкырлыгы 3,4 ПДК булган пычраткыч матдәләрнең атмосфера һавасында рөхсәт ителә торган иң чик концентрациясеннән бер тапкыр артып китү очрагы теркәлгән.

Министрлык инспекторлары теркәлгән артыклык фактлары буенча Түбән Кама шәһәрендә һәм Кәләй авылында күчмә экология лабораториясе ярдәмендә һава пробаларын алып чыктылар. Күчмә лаборатория эшләгән вакытта пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясенең артуы ачыкланмаган.

Калган станцияләрдә пычраткыч матдәләрнең ПДК артуы агымдагы айда теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, станцияләрнең белешмәләре «ТР Экологик картасы» дәүләт мәгълүмат системасында сылтама буенча ачык кулланылышта: https://ecokarta.tatar.ru/.

Игътибар итегез: март аенда АСКЗА - 1 (Осиново авылы) һәм АСКЗА - 15 (Түбән Кама шәһәре) шәһәрләрендә углерод оксиды буенча теркәлгән артулар җиһазларның эшләмәве аркасында дөрес түгел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International