ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген “Уникс” комплексында 8-11 класс укучыларының “Зилант” XVI ачык шәһәр экология форумы үткәрелә. Темасы: “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар масса-оештыру секциясенә (агитбригадага) һәм табигать саклау секциясенә биреләчәк, аларда катнашучыларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе грамоталары тапшырылачак.

Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:

1. Фәнни тикшеренү юнәлеше. Докладлар “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоиндикация


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең 165нче мәктәбендә бүген “Табигатьне саклап үзебезне саклыйбыз!” дигән лозунг астында әйләнә-тирәлекне саклауга, Татарстан экологиясенә багышланган чара үткәрелде. Анда өлкән класс укучылары катнашты. Чараны үткәрергә “Кадрлар резервы” республика проекты ярдәм итте. Оештыручылар балаларны табигать саклау буенча гадәттән тыш проектлар һәм акцияләр белән таныштырды. Аннары укучылар Татарстанның экологик


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар  министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең Идел Аръягы филиалы өске су объектларындагы су сыйфатын расланган план-графикка ярашлы рәвештә күзәтә. Күптән түгел филиал инспекторлары “Жилкомсервис” ҖЧҖнең биологик чистарту корылмаларыннан Табар елгасына су агызу урыныннан 500 метр өстәрәк һәм астарак алынган су пробалары анализлап, аскы якта рөхсәт ителгән соң чик норманы

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе көчләре 21 январьда юллардан, предприятие һәм оешмалар территорияләреннән җыелган карны рөхсәтсез өю урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд барышында Әлмәт ш. Совет урамында, Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге элекке кирпеч заводы территориясендә һәм Бөгелмә шәһәренең Магистраль урамында өч кар өеме ачыкланды. Шул фактлар буенча вазифалы затларга карата ТР КоАП 3.6 ст. 1 ө. (Торак җирләр һәм шәһәр округлары территорияләрен муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан халкыннан “Залесный” бистәсендә күл пычрану турында хәбәр керде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре күлгә үзгә исле юынты су агызылуны ачыкладылар, химик һәм токсикологик анализ өчен су һәм һава пробалары алдылар. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә шул урында азот оксиды, азот диоксиды, аммиак


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 22 январеннан 25 февраленә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссам йортында “Баштагы Россия” III табигать фестивале үткәреләчәк. Аның программасы Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган тиңдәшсез хайваннар дөньясы, ландшафтлар турындагы фотокүргәзмәдән, алдынгы табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино караулардан, декоратив-кулланма сәнгать шөгыльләреннән торачак, ә төп игътибар Идел елгасына юнәлтеләчәк.

Быел июнь аенда алдынгы фотографлардан, натуралистлардан, операторлардан, урба­нистлардан, культурологл


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар өемнәрен ачыклау буенча рейд оештырды. Буа шәһәренең Энергетиклар урамында ачыкланган факт буенча ТР КоАП 3 ст. 1 ө. (Бистәләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) нигезендә беркетмә төзелде.

Барлык районнарда 8 кар өю урыны эшли:

– Буа шәһәрендә өч урын: 1) Ульяновск-Казан автоюлыннан 800 м сулда бушлыкта; 2) Энергетиклар урамында урау


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International