Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан халкыннан “Залесный” бистәсендә күл пычрану турында хәбәр керде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре күлгә үзгә исле юынты су агызылуны ачыкладылар, химик һәм токсикологик анализ өчен су һәм һава пробалары алдылар. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә шул урында азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, углерод оксиды, күкерт диоксиды һәм углеводородлар буенча тикшеренү үткәрелде. Атмосфера һавасында соң чик нормалардан ашу ачыкланмады. Атмосфера һавасы пробасы ароматик углеводородларны ачыклау өчен Үзәк инспекциянең стационар лабораториясенә китерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте