Казан шәһәренең 165нче мәктәбендә бүген “Табигатьне саклап үзебезне саклыйбыз!” дигән лозунг астында әйләнә-тирәлекне саклауга, Татарстан экологиясенә багышланган чара үткәрелде. Анда өлкән класс укучылары катнашты. Чараны үткәрергә “Кадрлар резервы” республика проекты ярдәм итте. Оештыручылар балаларны табигать саклау буенча гадәттән тыш проектлар һәм акцияләр белән таныштырды. Аннары укучылар Татарстанның экологик проблемаларын чишү буенча үз проектларын күрсәтте. Катнашучыларның эшләре бу елның иң көнүзәк темаларыннан берсе булган су объектлары пычрану проблемасына багышланган иде.
“Кадрлар резервы” ‒ “Татарстанның иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы Татарстан территориясендә 2009 елдан бирле тормышка ашыра торган уникаль яшьләр проекты булып тора. Аның төп максаты ‒ муниципаль берәмлекләрдәге һәм шәһәр округларындагы яшь лидерларны, иҗтимагый яшьләр оешмалары, студентлар үзидарәсе органнары җитәкчеләрен сайлау, өйрәтү һәм әйдәү системасын формалаштыру, яшьләрне активлаштыру, яшь лидерларның эш һәм шәхес сыйфатларын үстерү һәм аларны җәмгыятьнең төрле өлкәләренә иңдерү.
Министрлыкның матбугат хезмәте