Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар өемнәрен ачыклау буенча рейд оештырды. Буа шәһәренең Энергетиклар урамында ачыкланган факт буенча ТР КоАП 3 ст. 1 ө. (Бистәләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) нигезендә беркетмә төзелде.
Барлык районнарда 8 кар өю урыны эшли:
– Буа шәһәрендә өч урын: 1) Ульяновск-Казан автоюлыннан 800 м сулда бушлыкта; 2) Энергетиклар урамында урау юлга кадәрге бушлыкта; 3) Вахитов урамында “Созидатель” ҖЧҖ территориясе артында;
– Тәтеш шәһәренең көньягында Буа-Ундоры урау юлыннан бер читтә, Куприянов урамының аръягында;
– Апас авылында Җиңү паркыннан Чүри-Бураш авылына табангы кырда;
– Иске Чүпрәле авылыннан 500 метр көньяк-көнчыгышка табангы кырда;
– Олы Кайбыч авылыннан 500 метр төньякка табангы 1 гектар мәйданда;
– Кама Тамагында полигоннан 100 метрда.
Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар өемнәрен ачыклау чараларын дәвам иттерә.
Министрлыкның матбугат хезмәте