Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе көчләре 21 январьда юллардан, предприятие һәм оешмалар территорияләреннән җыелган карны рөхсәтсез өю урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд барышында Әлмәт ш. Совет урамында, Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге элекке кирпеч заводы территориясендә һәм Бөгелмә шәһәренең Магистраль урамында өч кар өеме ачыкланды. Шул фактлар буенча вазифалы затларга карата ТР КоАП 3.6 ст. 1 ө. (Торак җирләр һәм шәһәр округлары территорияләрен муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу) нигезендә административ хокук бозу беркетмәләре төзелде.
Районнарда 7 вакытлыча кар өю урыны эшли:
1. Әлмәттә ‒ “Стрелец” автобазары артындагы 5 гектар территориядә;
2. Бөгелмәдә ‒ Березовка авылы территориясендә 3.3 гектарда һәм Гончаров урамында 1 гектарда;
3. Лениногорскида ‒ Володарский ур. ‒ Завод ур. ‒ “ЖБИ-Строй” ҖЧҖнең санитар-саклау зонасы квадратында 4 гектарда;
4. Норлатта ‒ каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә һәм шәһәр аэропорты янындагы 4 гектар территориядә;
5. Чирмешән авылында ‒ иске аэропорттан көньяк-көнбатыштагы 1 гектар территориядә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында җәмәгать кабулияте эшләвен исегезгә төшерәбез. Табигать саклау законнары бозылу фактлары турында (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, “Халык контроле” системасының “Экология” категориясе аша хәбәр итәргә мөмкин, ә укучылар өчен “Мәктәп экопатруле” кушымтасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу турында фото-видеофиксацияле оператив белешмә биргән гражданнарга акча түләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте