"ЗИЛАНТ-2016" экология форумы

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген “Уникс” комплексында 8-11 класс укучыларының “Зилант” XVI ачык шәһәр экология форумы үткәрелә. Темасы: “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар масса-оештыру секциясенә (агитбригадага) һәм табигать саклау секциясенә биреләчәк, аларда катнашучыларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе грамоталары тапшырылачак.

Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:

1. Фәнни тикшеренү юнәлеше. Докладлар “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоиндикация”, “Су проектлары, гидроэкология”, “Агроэко­логия”, “Аңлы кеше: социаль экология, психология”, “Индустриаль экология”, “Кеше саулыгы һәм экология” дигән 8 секциядә тыңлана.

2. Масса-оештыру юнәлеше (агитбригадалар номинациясе). Теманы ачу кимәле, оригинальлек, чыгышларның үтемлелеге, секциядә тапшырылган сценарий бәяләнә. Номинациядә шәһәрнең һәр районыннан берәр ‒ барлыгы 7 агитбригада катнаша.

3. “Татарстанда биологик төрлелекне һәм табигый ресурсларны саклау проблемалары” дигән юнәлеш. Секциядә табигать саклау ‒ шәһәр, шәһәр яны, мәктәп яны территори­яләрен чистарту һәм  яшелләндерү, кышлаучы кошлар өчен җимлекләр, сыер­чык оялары элү, төрле табигать саклау акцияләрен әзерләп үткәрү буенча шәхси эшләрне чагылдыручы хисаплар тыңлана.

4. Форум темасы буенча агарту юнәлеше. Конкурс өч номинация: стена газеталары, әдәби иҗат (эссе), плакатлар буенча читтән торып үткәрелә.

Бу чара 2001 елдан бирле үткәрелә һәм мәктәп балаларының интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлеге өчен оптималь шартлар тудыруга, югары класс укучыларын профильләүгә юнәлтелә. Оештыручылары ‒ Казан шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Балаларның шәһәр экология-биология үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International