Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары судан файдалану кагыйдәләре бозылуны ачыклады

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар  министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең Идел Аръягы филиалы өске су объектларындагы су сыйфатын расланган план-графикка ярашлы рәвештә күзәтә. Күптән түгел филиал инспекторлары “Жилкомсервис” ҖЧҖнең биологик чистарту корылмаларыннан Табар елгасына су агызу урыныннан 500 метр өстәрәк һәм астарак алынган су пробалары анализлап, аскы якта рөхсәт ителгән соң чик норманы аммонийның 35 тапкыр, нитратларның 3.4 тапкыр, фосфатларның 18 тапкыр, сульфатларның 8.6 тапкыр узып китүен ачыклады. Предприя­тиегә Табар елгасын куллануга бирү турында документ та юк. “Жилкомсервис”ка карата РФ КоАП 8.14 ст. 1 ө. (“Су алганда һәм су объектларына юынты сулар агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу”) һәм РФ КоАП 7.6 ст. (“Су объектын башбаштак биләү яисә аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) буенча беркетмә төзелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International