Рус географик җәмгыяте Яшьләрнең дүртенче “Замана географиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли җәйге мәктәбендә катнашуга конкурс игълан итә, ул 2016 елның 13-21 августында Калуга өлкәсендә узачак.
Катнашуга Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән магистрантлар, аспирантлар һәм яшь белгечләр чакырыла. Программада катнашуга кандидатлар 26016 елның 1 июлендәге торышта 35 яшьтән узмаган булырга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Россия федераль Салым службасының Татарстан идарәсе арасында Хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.
Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, Килешү ике як өчен дә кызыклы белешмәләр, эш тәҗрибәсе, норматив-хокукый актлар һәм оештыру-күрсәтмә бирү документлары алмашуны, тармак-ара киңәшмәләр, эшлекле очрашулар, уку-методика шөгыльләре, консультацияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрүне, уртак планнар һәм комплекслы чаралар әзерләүне
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең
Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.
Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, алдынгы эколог-белгечләр “2016 елда әйләнә-тирәлекне саклауны дәүләти көйләү һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү” X бөтенроссия конгрессында катнашырга чакырыла. Чараны 2016 елның 6-7 апрелендә Мәскәүдә, “Балчуг Кемпински Москва” отелендә үткәрү күздә тотыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы
Хөрмәтле геологлар, геологик эзләнү ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Геолог көне белән чын күңелдән кайнар котлыйм!
Традиция буенча безнең илдә апрельнең беренче якшәмбесендә уникаль һөнәрләре романтика, тирән белемнәр һәм эшкә тугрылык белән үрелгән кешеләр бәйрәм итә.
Бүгенге геология – югары үскән, куәтле геология-геофизика комплексын, заманча компьютер технологияләрен үз эченә алган фән булып тора. Иң мөһиме – анда югары осталыклы, үз белемнәрен һәм традицияләрен яшь буынга тапшыручы белгечләр эшли, моны исә Татарстан геология мәктәбенең
Санитар-экологик икеайлык Татарстан Экология министрлыгында инспекторлар тезелеше белән башланды. Министр Фәрит Габделганиев, коллегаларына мөрәҗәгать итеп: “Төп бурычларның берсе – рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын оператив ачыклау һәм бетерү. Республика халкы белән эш итү дә зур игътибар сорый. Гражданнарның иҗтимагый экологик кабулияткә һәр мөрәҗәгате аерым контрольгә алыначак.” – дип белдерде.
Бүген дә Казанның Совет районында яшәүчеләрдән шундый бер мөрәҗәгать керде. Кирпичников урамындагы
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары белән бергә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артындагы скверны җыештырды. Шундый ук акцияләрне Казанның бүтән агачлыкларында да үткәрү күздә тотыла.
Бүген Казан зооботаника бакчасында 1нче Раиф махсус һөнәр училищесында тәрбияләнүчеләр белән Кошлар көне һәм экскурсия үткәрелде.
Училищеда укучылар Татарстан Экология министрлыгы үткәрә торган табигать саклау акцияләрендә инде дүрт ел рәттән актив катнашып, “Сыерчыклар кайтты” акциясе буенча призлы урыннарны яулый. Алар ясаган сыерчык оялары һәм җимлекләр барлык кагыйдәләргә ярашлы, табигый
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлыкны башлап, Кукмара районында рейдлар үткәрде. Әйтүләренчә, җирләрнең санитар-экологик торышы ярыйсы. Шулай да, табигать саклау законнарын