Санитар-экологик икеайлык Татарстан Экология министрлыгында инспекторлар тезелеше белән башланды. Министр Фәрит Габделганиев, коллегаларына мөрәҗәгать итеп: “Төп бурычларның берсе – рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын оператив ачыклау һәм бетерү. Республика халкы белән эш итү дә зур игътибар сорый. Гражданнарның иҗтимагый экологик кабулияткә һәр мөрәҗәгате аерым контрольгә алыначак.” – дип белдерде.
Бүген дә Казанның Совет районында яшәүчеләрдән шундый бер мөрәҗәгать керде. Кирпичников урамындагы балалар бакчасы янында иске гаражларны сүткәннән соң чүп-чар өелеп калган һәм декабрьдән алып бүгенгәчә шул көе тора икән. Инспекторлар шул территорияне хезмәтләндерүче оешманы ачыклауга кереште. “Инспекторның автоматлаштырылган мобиль эш урыны” кушымтасы ярдәмендә чүплек инде “Татарстанның Экологик картасына” кертелгән. Тагын бер бозу теркәлде – Бишбалта бистәсенең 1 Май урамындагы “Бережок” гараж төзү кооперативы янында, су саклау зонасында да рөхсәтсез чүплек барлыкка килгән.
Билгеле булганча, Бишбалта бистәсенең санитар-экологик торышы аерым игътибарга алыначак – монда “Казан шәһәрендәге Бишбалта буасын экологик реабилитацияләү” проектын тормышка ашыру күздә тотыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте