Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары белән бергә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артындагы скверны җыештырды. Шундый ук акцияләрне Казанның бүтән агачлыкларында да үткәрү күздә тотыла.
Бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында чистарту чаралары башланып китте. Беренчеләрдән булып бу эшкә Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары кереште. Быел җыештыруларга һәм өмәләргә мөмкин кадәр күбрәк кешене, яшьләр һәм җәмәгать оешмаларын җәлеп итәргә кирәк. Иң актив гражданнар, гаиләләр, мәктәпләр, ВУЗлар, предприятиеләр, районнар өчен призлар әзерләнгән. Икеайлык кысаларында “2016 елгы иң экологик гаилә”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы предприятиесе”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы мәктәбе”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы ВУЗы”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы муниципаль районы”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы идарә компаниясе” дигән конкурслар оештырып үткәреләчәк.
Икеайлык кысаларындагы барлык чараларның рәсми хэштэгы – #ЭКОяз2016. Республиканы генераль җыештыру “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында уза.
Министрлыкның матбугат хезмәте