Салым службасы һәм Экология министрлыгы экологик проблемаларны бергәләп чишә

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Россия федераль Салым службасының Татарстан идарәсе арасында Хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.

Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, Килешү ике як өчен дә кызыклы белешмәләр, эш тәҗрибәсе, норматив-хокукый актлар һәм оештыру-күрсәтмә бирү документлары алмашуны, тармак-ара киңәшмәләр, эшлекле очрашулар, уку-методика шөгыльләре, консультацияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрүне, уртак планнар һәм комплекслы чаралар әзерләүне һәм тормышка ашыруны җайга сала.

Килешү нигезендә шулай ук хуҗалык итү субъектларының табигать саклау законнарын бозулары турында, файдалы казылмалар чыгару салымын түләмәү очраклары турында, оешмаларның Министрлык соравы буенча салым хисаплары бирүе турында Салым службасына һәм Министрлыкка хәбәр итүләр буенча хезмәттәшлек көтелә. Юридик зат Юридик затларның бердәм дәүләти реестрында күрсәтелгән адреста урнашмаган очракларда Министрлык, мәсьәләне арытаба тикшерү өчен, шул турыда Россия федераль Салым службасының Татарстан идарәсенә белешмәләр җибәрә.

“Бу бик җитди килешү, – ди Россия федераль Салым службасының Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. – Ул Федераль салым службасының эшчәнлеген барлык федераль һәм региональ хакимият органнары белән ачык хезмәттәшлек кысаларында үстерү концепциясенә тулысынча туры килә. Ул салымнар һәм экология буенча хокук бозуларга җитди киртә куяр һәм, иң мөһиме, гражданнарга чистарак экологияле республикада яшәргә мөмкинлек бирер дип саныйбыз.”

“Бу килешүгә кул кую Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында һәм Россия федераль Салым службасының Татарстан идарәсендә башкарыла торган эшләрнең логик дәвамы булып тора. Салым службасы безгә биргән белешмәләр ярдәмендә без әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге бозуларны бергәләп, “кайнар эздән” эшкәртәбез. Килешүгә кул куйганда без бүген үзебез өчен дә, Салым службасы өчен дә бик кирәкле белешмәләрне киләчәктә хокук бозулар булмасын өчен алмашу турында сөйлибез.” – дип аңлатты Фәрит Габделганиев, һәм арытаба тулай таралган файдалы казылмаларны чыгаруга салымны кайтару өстендә эшләүне мисал итеп китерде: килешү кысаларында андый хокук бозуларны Министрлык зуррак, салым службасында булган кебек үк вәкаләтләр белән эшкәртә алачак икән.

Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, экология министрлыгы элек тә табигать саклау блогы предприятиеләре белән шундый килешүләргә кул куйгалаган. Күптән түгел Татарстан буенча Россия Тикшеренүләр комитеты белән килешү төзелгән. Мондый хезмәттәшлек санитар-экологик икеайлык барышында да файдалы булачак, аның нәтиҗәләре бик тиздән күренәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International