Бүген Казан зооботаника бакчасында 1нче Раиф махсус һөнәр училищесында тәрбияләнүчеләр белән Кошлар көне һәм экскурсия үткәрелде.
Училищеда укучылар Татарстан Экология министрлыгы үткәрә торган табигать саклау акцияләрендә инде дүрт ел рәттән актив катнашып, “Сыерчыклар кайтты” акциясе буенча призлы урыннарны яулый. Алар ясаган сыерчык оялары һәм җимлекләр барлык кагыйдәләргә ярашлы, табигый материаллардан эшләнгән була.
Министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың әйтүенчә, Раиф урманы янында яшәүче ул балалар Идел-Кама биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре белән аралашып торалар, бергә-бергә дендрарий территориясен һәм аның якын-тирәсен җыештыралар. Раиф монастырена да ярдәм итәләр. Бу эшләр балаларның белемнәрен киңәйтә, һәм шуңа күрә алар Казан зооботаника бакчасында уздырылган викторинада да кошлар тормышы турындагы сорауларга дөрес җавап биргәннәр.
Училищеда укучылар үзләре белән 50 яңа сыерчык оясы да алып килгән иде. Ул оялар Казан зооботаника бакчасында, Киров һәм Мәскәү районнарының яшеллек зоналарында урнаштырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте