Төньяк идарәдә икеайлыкның беренче көне

2016 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлыкны башлап, Кукмара районында рейдлар үткәрде. Әйтүләренчә, җирләрнең санитар-экологик торышы ярыйсы. Шулай да, табигать саклау законнарын бозуның аерым очраклары ачыкланган, бозучыларга карата РФ КоАП 8.2 ст. (җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү) буенча беркетмәләр төзелгән.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International