Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевның Геолог көне белән котлавы

2016 елның 1 апреле, җомга

Хөрмәтле геологлар, геологик эзләнү ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Геолог көне белән чын күңелдән кайнар котлыйм!

Традиция буенча безнең илдә апрельнең беренче якшәмбесендә уникаль һөнәрләре романтика, тирән белемнәр һәм эшкә тугрылык белән үрелгән кешеләр бәйрәм итә.

Бүгенге геология – югары үскән, куәтле геология-геофизика комплексын, заманча компьютер технологияләрен үз эченә алган фән булып тора. Иң мөһиме – анда югары осталыклы, үз белемнәрен һәм традицияләрен яшь буынга тапшыручы белгечләр эшли, моны исә Татарстан геология мәктәбенең дөньякүләм танылуы дәлилли.

Татарстан табигый ресурсларга бик бай. Ләкин аларны алдан баручы күп буын геологларның туган ягыбыз хакына фидакарь хезмәтеннән башка табып булмас иде. Алар сәфәр тормышының барлык кыенлыкларын чыдам кичереп үткәрде. Аларның һөнәри осталыгы, батырлыгы, туган җиргә сак карашы аркасында дәүләтнең минераль чимал базасын уңышлы үстерү өчен нигез салынды.

Сезнең фидакарь хезмәтегез, һөнәри тугрылыгыгыз аркылы Татарстанда файдалы казылма хәзинәләре арытаба да нәтиҗәле кулланылыр, яңа яткылыклар табылыр дип ышанам.

Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы бәйрәм кәефләре, бетмәс яшәү көче, иртәгәсе көнгә тирән ышаныч теләп калам!

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры
Ф.С.Габделганиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International