ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Йорт һәм ремонт өчен товарлар сата торган “Максидом” гипермаркеты территория­сендә балалар өчен уен-көлкеле, җырлы-биюле чара үткәрелде – “Сыерчыклар кайтты” экологик агарту акциясенә йомгак ясалды. Анда балалар һәм ата-аналар өчен  сыерчык ояларын бизәкләү, фехтование, футболкаларга рәсем төшерү, “скрапбукинг” технологиясе белән открыткалар ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, аниматорлар һәм популяр мультфильмнар персонажлары


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген Казанның “Олимпияче” спорт комплексында Дәүләт хезмәткәрләре спартакиа­дасы кысаларындагы волейбол ярышларының алдан-ала этабы үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый

Иннополис шәһәрендә 300дән артык кеше: шәһәр халкы, коммуналь службалар, подряд оешмалары, студентлар


15
апрель, 2016 ел
җомга

Яшел Үзән районы Ореховка бистәсендәге күлгә канализация коесыннан юынты сулар агызылган. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре күл суына анализ ясап, аммонийның рөхсәтле соң чик концентрациядән 227 тапкыр, фосфатның 75, марганецның 1.6, нефть продуктларының 21.7, фенолның 43, актив өслекле анионнарның 140 тапкыр артык булуын ачыклады.

Алынган белешмәләр буенча экология министрлыгы белгечләре күлгә салынган зыянны 3.8 сумлык дип бәяләде.

Түбән Камада экологлар, башкарма комитет вәкилләре, “ЧистаБулыр” иҗтимагый хәрә­кәте активистлары, студентлар генераль җыештыру үткәрде. Бер сәгать тә узмады, Озын күл буеннан биш кубометрдан артып чүп-чар җыеп алынды.

Күмәк чарада шулай ук Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Фәрит Габделганиев яшьләргә табигать һәм туган шәһәрләре турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, Түбән Кама районында башка­рыла торган эшләрне, шәһәрдәге предприятие һәм оешмаларның, идарә компанияләренең активлыгын югары бәяләде. Ә шәһәр мэры Айдар Метшин, үз чиратында, Түбән Кама халкының санитар-экологик икеайлыкта актив катнашуы традиция булып тора, актив кешеләр һаман арта бара, дип

Горький тимер юлының Казан төбәге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Казан һәм Татар­стан­ның район хакимиятләре вәкилләре, тимер юл буендагы авыл җирлекләре башлыклары катнашында Казан – Дәрвишләр – Восстание - Зөя – Казан маршруты буенча тимер юл рейды үткәрелде. Аның барышында табигать законнарын бозулар өзлексез фото һәм видеога төшерелде.

“Тимер юлның аеру полосасы

“Дөньяны игелеклерәк итик” шигаре астында, Экологик белемнәр көне һәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” кысаларында, Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары һәм Халыкара Россия туризм академиясе укучылары һәм укытучылары Казанның 4нче интернат-мәктәбе территориясен җыештырды. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать

Татарстанның һава капкасы булган “Казан” халыкара аэропортын җыештырырга бу юлы анда эшләүчеләрнең яртысы чыкты. Өмәләр монда еш үткәрелә – хезмәткәрләр һәр атнакичтә үзләренә караган территорияләрне төзекләндерергә чыгалар (бик зур аэропорт зонасы 42 кишәрлеккә бүленгән, һәр службага бер кишәрлек беркетелгән). Гадәт буенча, 1 апрельдән “Чиста атнакич” акциясе башлана, аны беренче карга кадәр үткәрәләр. Аэро­портның чисталыгы өчен аның тармаклары гына түгел, монда эшләүче читке оешмалар да җаваплы. Бу юлы территорияләр җыештырылса, киләсе өмәдә бордюрларны буяу күздә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International