Түбән камалылар шәһәр территориясен яшелләндерүдә катнаштылар. Шәһәр кешеләренең “Агач утырт” акциясендә катнашуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шәһәр администрациясе вәкилләре, Түбән Кама Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр куәтләде. Шәһәр урамнарында миләш һәм чыршы үсентеләре утырттылар, алар яшел фильтрлар функциясен башкарачак.
2017 елның 6 маенда 11:00 сәгатьтә Осиново авылы җирлегендә Осиново күленең яр буе территориясендә Озерная ур.,2 адресы буенча “Чистатуй” экологик өмәсе булачак. Чара “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында уза һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана.
“ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте активистлары сафы тулыланды. Татарстанның актив яшь гражданнары, республиканың ЭКОкомандасына кушылу теләге белән, яшьләр хәрәкәтенең яңа Штабына килделәр. Яңа килүчеләр тәҗрибәле волонтерларга Гаврилов урамы буйлап Казансу елгасының яр буе полосасын җыештыруда ярдәм тәкъдим итте. Бергәләп - уртак көч белән – ял итүчеләрнең пикниклардан соң калдырган чүп-чарын җыйдылар. Пластик савытларны һәм пыяла шешәләрне аерым җыйдылар. Икенчел файдаланырга мөмкин булган бөтен әйбер кабат эшкәртелүгә китте.
“Тыюлык тарихы кешеләрдә”. Бүген Идел-Кама дәүләт тыюлыгында ачылган күргәзмә шулай атала. Күргәзмәгә беренче булып килүчеләрнең берсе Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев булды. “Миндә шундый тойгылар, әйтерсең лә мин экспедициядә булып кайттым, - дип хисләре белән уртаклашты министр. – Шунысы бик кыйммәтле: күргәзмә буенча экскурсияләрне табигатьне өйрәнүгә күп елларын багышлаган югары квалификацияле белгечләр үткәрә. Валериан Иванович Гаранин – тере легенда. Гомере буе хайваннар экологиясе, герпетология, табигать саклау белән, фән тарихы белән шөгыльләнә торган кеше.
Экология елы кысаларында Балтач районының Нөнәгәр мәктәбендә “Балалар табигать белән гармониядә” төбәкара экологик форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Мари Эл Республикасы мәктәпләренең 5-11 сыйныфлары укучылары катнашты. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллының чисталыгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тикшерә. Бу көннәрдә Татарстанда уза торган санитар-экологик икеайлык кысаларында калдыклар урнаштыруның санкциясез урыннарын ачыклау буенча көн саен рейдлар уздырыла.
Су һәм һава – Җирдәге тормышның төп чыганаклары. Бу турыда Буаның “Әкият” гомумүстерелешле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сөйләп кенә калмады, ә исбатладылар да. Су салынган стакан, салфеткалар һәм трубкалар кулланып, балалар ЭКОдәрес кысаларында берничә эксперимент үткәрде. Яшь экологлар су һәм һава үзлекләрен өйрәнде, аларның сыйфатларын анализлады, кеше тормышындагы төп функцияләрен аерып күрсәтте. Белем бирү чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
3 майда бөтен дөньяда Кояш көне билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы Халыкара кояш энергиясе җәмгыяте тарафыннан 1994 елда билгеләнгән. Бәйрәмнең төп максаты – бөтен дөнья интеллектуалларының көчен безгә табигать тарафыннан бүләк ителгән яңартыла торган энергия чыганакларын киңрәк файдалану ысулларын эшләү өчен туплау. Кешелек тарафыннан Кояшның, диңгез дулкыннарының, җилнең, регуляр су күтәрелешләре һәм чигенешләренең гаять зур энергиясен куллану проценты бүген бик кечкенә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә, нефтьчеләр шәһәрендә Ветераннар аллеясы ачтылар. Декоратив себер алмагачлары утыртырга сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чыкты.
Чистайлылар туган шәһәрләре урамнарында 2000нән артык агач үсентесе утыртты. Табигать саклау акциясенә шулай ук шәһәр башкарма хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе”, “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте иреклеләре кушылды.