Яр Чаллының чисталыгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тикшерә. Бу көннәрдә Татарстанда уза торган санитар-экологик икеайлык кысаларында калдыклар урнаштыруның санкциясез урыннарын ачыклау буенча көн саен рейдлар уздырыла. Чираттагы рейдларның берсе вакытында трамвай юллары борылмаларының берсендә агач әйберләр, тимер юл шпаллары һәм автомобиль покрышкалары калдыклары ташлау ачыкланды. Әлеге хокук бозуга катнашы булган затларны ачыклау буенча административ тикшерү кузгатылды. Гаеплеләрне РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2. статьясы “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү” буенча җавапка тартачаклар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте