Чистайлылар туган шәһәрләре урамнарында 2000нән артык агач үсентесе утыртты. Табигать саклау акциясенә шулай ук шәһәр башкарма хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе”, “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте иреклеләре кушылды. Территорияләрне төзекләндерү буенча төп эш Стекольщиков урамында барды. Биредә чистайлылар 1100 яшь имән утыртты. Монннан тыш бу эштә каташучылар 1200дән артык агач һәм куак үсентеләре утыртты. Чистайлылар сүзләре буенча, яшь агачлар яңа җәмәгать урыннары барлыкка китерәчәк, бу шәһәрдә экологик хәлне яхшыртуга йогынты ясаячак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте