Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә, нефтьчеләр шәһәрендә Ветераннар аллеясы ачтылар. Декоратив себер алмагачлары утыртырга сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чыкты. Акциядә катнашучылар билгеләгәнчә, утыртылган агачлар шәһәр территорияләрен яшелләндерәчәк һәм бизәячәк. Моннан тыш алар сугышта батырларча һәлак булган солдатларга үзенчәлекле һәйкәл булып торачак. Якын араларда һәр утыртылган агачка Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларының һәм өч дәрәҗә Сугышчан Дан ордены кавалерларының исемнәре язылган табличкалар куелачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте