“ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте активистлары сафы тулыланды. Татарстанның актив яшь гражданнары, республиканың ЭКОкомандасына кушылу теләге белән, яшьләр хәрәкәтенең яңа Штабына килделәр. Яңа килүчеләр тәҗрибәле волонтерларга Гаврилов урамы буйлап Казансу елгасының яр буе полосасын җыештыруда ярдәм тәкъдим итте. Бергәләп - уртак көч белән – ял итүчеләрнең пикниклардан соң калдырган чүп-чарын җыйдылар. Пластик савытларны һәм пыяла шешәләрне аерым җыйдылар. Икенчел файдаланырга мөмкин булган бөтен әйбер кабат эшкәртелүгә китте. Нибары 2 сәгать эчендә активистлар 54 капчык чүп җыйды. “Бу анда булганның уннан бер өлеше генә, - ди “ЧИСТАБУЛЫР” хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова. – Берәүләр чүпләп торып, икенчеләр җыештырганда, проблеманы хәл итеп булмый. Без йомык түгәрәк буенча йөрибез. Кайчакта кайбер гражданнарның табигатькә карата булган вәхшиләрчә мөнәсәбәтеннән кычкырасылар килә. Тирә-якта чүп-чар, пычраклык, антисанитария - алар яшәргә күнеккән шартлар шул микәнни? Без бу районда яшәүчеләрне территорияне чүп-чар басу проблемасына игътибар итәргә өндибез һәм анда тәртип урнаштыруда безгә булышырга чакырабыз. Һич югы, чүпләмәскә”. Казансу ярларына активистлар әле быел әйләнеп кайтачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда “ЧИСТАБУЛЫР” Яшьләр экологик хәрәкәте Штабы эшли. 28 апрельдә аны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев ачты. Хәзер һәр теләгән кеше көн саен 11 сәгатьтән 20.00 кадәр Штабка килә ала (адрес: Казан ш., Тукай ур.,58), үзенең теләкләрен, искәрмәләрен, тәкъдимнәрен калдыра ала һәм, әлбәттә, “ЧИСТАБУЛЫР” командасына керә ала.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте