Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю өчен контейнерлар кую һәм аларны утильләштерү буенча проект әзерли, бу куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Быелгы катнашучылар арасында 1000нән артык балл җыючылар бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәтте.
Экология елы кысаларында Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Туган як музейларының экологик тәрбия өлкәсендә Ассоциациясен оештырырга планлаштыра. Тиешле тәкъдимнәр Россия Табигать министрлыгында киңәшмәдә формалаштырылды.
19-23 сентябрьдә Хакасия Республикасында Тыюлык утраулары дусларының Халыкара яшьләр слеты узачак, ул Россия тыюлыклар системасының 100-еллыгына багышлана. Чара “Тыюлыклар” экологик-мәгърифәт үзәге һәм Хакасия дәүләт табигый тыюлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Хакасия Республикасы Хөкүмәте булышлыгы белән оештырылган.
2018 елның 15 – 21 сентярендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX Халыкара конгресс IMPC 2018 узачак. Чара Россия фәннәр академиясе, РФАның Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институты һәм «МИСиС» Илкүләм технологик тикшеренү институты тарафыннан оештырыла.
Экологлар, вертолетта очып тикшерү барышында, бозылган авыл хуҗалыгы җирләрен, экскаваторлар һәм махсус техника күреп алдылар. Соңрак Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады: Әлмәт районының Кәләй авылы янында Н.Е. Токарликов ис. ААҖ тарафыннан авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдә җир асты байлыклары чыгарыла.
Бүген Алтай краенда агачлар утырттылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, составында республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та булган делегация әгъзалары, “Алтай – Евразия йөрәге” истәлек билгесе территориясендә яшь эрбет агачлары утырттылар.
«Мехуборка Юго-Восток» ҖЧҖ әйләнә-тирә мохиткә китерелгән 810 мең сум зыянны кайтарачак. Татарстан Республикасы Югары суды Лениногорк шәһәр суды карарына карата шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.
Гомуми суммасы 700 мең сумлык административ штрафлар. «Транснефть-Прикамье» компаниясе табигать саклау өлкәсендә законнар бозган өчен шундый җәза алачак. Бу мәсьәләне чишүдә ноктаны экологлар файдасына Россия Федерациясе Югары суды куйды. Административ эш Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан әле 2014 елда ук кузгатылган иде.
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.