Документлар буенча җирнең уңдырышлылыгын арттырганнар, чынлыкта гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганнар. Зыян һәм штраф 3 млн сумнан артып китә

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Экологлар, вертолетта очып тикшерү барышында, бозылган авыл хуҗалыгы җирләрен, экскаваторлар һәм махсус техника күреп алдылар. Соңрак Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады: Әлмәт районының Кәләй авылы янында Н.Е. Токарликов ис. ААҖ тарафыннан авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдә җир асты байлыклары чыгарыла. Җирнең уңдырышлылыгын арттыру исеме астында оешма тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмалар (вак таш, балчык) чыгарыла. Үзлектән чыгарылган вак таш транспортта Әлмәт районының Рус Акташы авылы янындагы сөт-товар комплексы төзелеше объекты территориясенә җибәрелгән. Ә 24 тонна күләмендәге балчык Кәләй стнциясеннән ерак түгел тимер юл кичүе янындагы юл участогына чыгарылган.

Экологлар законсыз эшләр нәтиҗәсендә 92 026 кв.м җир бозылганлыгын билгеләде, җир асты байлыкларын чыгару тирәнлеге – 1,5-3,7м. Табигый ресурсларга китерелгән зыян 2 446 560 сум тәшкил итә. Әлеге факт буенча Н.Е.Токарликов ис. АҖ РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды: “Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану”. 800 мең сум күләмендә штраф салынды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International