Бүген Алтай краенда агачлар утырттылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, составында республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та булган делегация әгъзалары, “Алтай – Евразия йөрәге” истәлек билгесе территориясендә яшь эрбет агачлары утырттылар. Истәлекле билге Татарстан Республикасында эшләнгән һәм 2006 елда алтай халкының Россия составына керүенең 250 еллыгы хөрмәтенә Алтай Республикасына тапшырылган. Проектның авторлары булып Татарстан Республикасы осталары тора. Билге Алтай Республикасының административ чигендә Катунь елгасы ярында урнаштырылган. Ул символик элементлары булган ачык ярым сферадан гыйбарәт. Бүген бу урын туристлар өчен регионның истәлекле урыннарының берсенә әверелде.
Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасының табигый һәм тарихи байлыгын билгеләде, аны Россиянең иң уникаль регионы дип атады.
Эшлекле сәфәр кысаларында ике регион – Алтай һәм Татарстанның хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе – кар барсын саклау өлкәсендә бергәләп эш итү. Ул Татарстанда мәчесыманнарның сирәк төрләрен үрчетү буенча питомник төзергә планлаштырылуы турында сөйләде. “2018 елда без инде питомник төзелешен башлыйбыз. Бүген безгә ана хайваннар кирәк. Әмма соңыннан бу барсларны каядыр урнаштырырга кирәк булачак, һәм Алтай крае моның өчен идеаль туры килә торган урын. Кар барслары популяциясен саклау бик игелекле эш дип саныйм”, - дип өстәде ТР Президенты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте