2018 елның 15 – 21 сентярендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX Халыкара конгресс IMPC 2018 узачак. Чара Россия фәннәр академиясе, РФАның Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институты һәм «МИСиС» Илкүләм технологик тикшеренү институты тарафыннан оештырыла.
Конгресс бөтен дөньядан меңнән артык белгечне белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен, фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен презентацияләү һәм тау сәнәгатендә инновацияләр турында фикер алышу өчен җыя. Мероприятиедә шулай ук минерал чимал эшкәртү буенча махсуслашкан иң яхшы университетлар, иң эре тау сәнәгате компанияләре һәм хезмәт күрсәтү һәм технологияләр буенча әйдәп баручы тәэминатчылар катнашачак. Конгрессны уздырганда, традицион рәвештә түбәндәгеләр оештырыла:
- технологик җиһазлар халыкара күргәзмәсе;
- семинарлар;
- фәнни учреждениеләр һәм сәнәгать предприятиеләре белән танышу өчен техник экскурсияләр.
Файдалы казылмаларны баету буенча Халыкара конгресс IMPC ике елга бер үткәрелә. Унсигезенче мероприятие 2016 елда Квебекта (Канада) узды, анда дөньяның 56 иленнән 1000нән артык белгеч катнашты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте