ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

18дән 30га кадәр яшьтәге татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эссе конкурсында катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә районының су саклау зоналары буйлап рейд үткәрде. Экологларның игътибар үзәгендә Карабаш сусаклагычының яр буе булды. Биредә ял базалары территориясендә инспекторлар яр буен рөхсәтсез биләп алу фактын теркәделәр, бу РФ Су кодексының 6 маддәсенең 6 пунктын бозу булып тора: гомуми кулланылыштагы су объектының яр сызыгы (су объектының чикләре) буйлап җир полосасы (яр буе) гомуми файдалану өчен билгеләнә.

Экологлар су пробаларын нинди приборлар белән ала? Микъдари химик анализ нәрсәдән гыйбарәт? Һавада концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чиктән артып китүе нәрсәгә китерергә мөмкин? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны Арча районы Лесхоз мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган Үзәк инспекциясенә экскурсиядә белделәр.

“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.

Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok).

2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

Түбән Кама районыныда Каракүл күле буенда рәшәткәле металл койманы сүттеләр. Әлеге корылма гражданнарның су объекты янына ирекле үтә алуын чикли иде. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының су саклау зоналарын тикшерү барышында ачыкладылар. Экологлар койманың сулыктан тиешле 20 метр урынына бары тик 3 метр гына ераклыкта урнашканлыгын билгеләде. Су кодексының 6 ст. 6 п. нигезендә, яр сызыгы (су объектының чикләре) буйлап җир полосасы гомуми кулланылыш өчен билгеләнә.

ЭКОмәгърифәт мәсьәләләре турында фикер алышу, икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар, Акташ упкыны күленә экскурсия. “Авыл мәктәбе кысаларында укучыларга экологик тәрбия бирү” семинары вакытында Әлмәт укучылары әлеге һәм башка чараларда катнашты. Үсеп килүче буында экологик культура формалаштыру буенча тәҗрибә белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре уртаклашты.

Халыкның игътибарын республика экологиясе мәсьәләләренә җәлеп итү һәм аларны чишү юлларын табу. Шундый максат белән Яр Чаллыда мәктәп укучыларының “Экология, шәһәр һәм без” дигән республика фәнни-гамәли экологик конференциясе узды. Мероприятиедә республиканың 180нән артык укучысы һәм педагогы катнашты, алар үзләренең эзләнү эшләрен түбәндәге секцияләрдә тәкъдим итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International