Түбән Кама районыныда Каракүл күле буенда рәшәткәле металл койманы сүттеләр. Әлеге корылма гражданнарның су объекты янына ирекле үтә алуын чикли иде. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының су саклау зоналарын тикшерү барышында ачыкладылар. Экологлар койманың сулыктан тиешле 20 метр урынына бары тик 3 метр гына ераклыкта урнашканлыгын билгеләде. Су кодексының 6 ст. 6 п. нигезендә, яр сызыгы (су объектының чикләре) буйлап җир полосасы гомуми кулланылыш өчен билгеләнә. Су объектларының гомуми кулланылыштагы яр буе киңлеге егерме метр тәшкил итә. Әлеге факт буенча Кама аръягы идарәсе инспекторлары закон бозучы адресына РФ КоАП 8.12.1 ст. (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартын үтәмәү) буенча административ беркетмә төзеделәр һәм закон бозуны төзәтү турында күрсәтмә бирделәр. Әлеге корылманың хуҗасы законсыз койманы билгеләнгән срокта сүтте, шуның белән Каракүл күле буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итте. Экологлар билгеләгәнчә, әлеге сулыкның яр полосасында быел барлыгы 20 законсыз корылма ачыкланды, алардан 10 объектны инде сүттеләр. Экологлар таләпләрен үтәмәгән очракта, яр полосасын рөхсәтсез биләү фактлары буенча материаллар судка тапшырылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте