Теория һәм практика. Лесхоз мәктәбе укучылары Татарстан Экология министрлыгының аналитик контроль инспекциясендә булдылар

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Экологлар су пробаларын нинди приборлар белән ала? Микъдари химик анализ нәрсәдән гыйбарәт? Һавада концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чиктән артып китүе нәрсәгә китерергә мөмкин? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны Арча районы Лесхоз мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган Үзәк инспекциясенә экскурсиядә белделәр. Балалар өчен танып-белү чарасын Министрлыкның Төньяк идарәсе белгечләре һәм Үзәк инспекция башлыгы Хәдичә Сафиулллина үткәрде. Алар укучыларга туфрак, су һәм һава пробаларын алу һәм анализ ясау турында сөйләделәр, эш җиһазларын һәм приборларын күрсәттеләр. Чараның гамәли өлеше балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Укучылар үзләре суның кислота-селте күрсәткечен үлчәделәр, микрорганизмнарның төзелешен микроскоп һәм бинокуляр аша карадылар, күчмә экологик лаборатория эше белән таныштылар. Төньяк идарә белгечләре әлеге чараның үсеп киүче буынга экологик тәрбия бирү максаты белән үткәрелүен әйтте, чөнки нәкъ менә экологиянең фәнни нигезләрен белүне гамәли чаралар белән ныгыту экологик яктан грамоталы гражданнар тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International