Темалар төрле, ә максат бер. Яр Чаллыда мәктәп укучыларының “Экология, шәһәр һәм без” дигән республика фәнни-гамәли экологик конференциясе узды

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Халыкның игътибарын республика экологиясе мәсьәләләренә җәлеп итү һәм аларны чишү юлларын табу. Шундый максат белән Яр Чаллыда мәктәп укучыларының “Экология, шәһәр һәм без” дигән республика фәнни-гамәли экологик конференциясе узды. Мероприятиедә республиканың 180нән артык укучысы һәм педагогы катнашты, алар үзләренең эзләнү эшләрен түбәндәге секцияләрдә тәкъдим итте:

- «Территорияләрне экологик тикшерү»,

- «Экология һәм сәламәтлек»,

- «Үсемлекләр экологиясе»,

- «Гомуми экология»,

- «Шәһәр экологиясе»,

- «Су экологиясе»,

- «Хайваннар экологиясе».

Укучыларның фәнни конференциядә катнашуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре хуплады. Алар экологик чараның укучыларга үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итәргә генә түгел, ә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү һәм саклау буенча тәҗрибә уртаклашырга да мөмкинлек бирүе турында әйттеләр. Кама буе идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Музафаров сүзләренчә, мондый конференцияләр укучыларның ЭКОкультурасы формалашуга да йогынты ясый. «Катнашучылар барысы да – әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән кызыксынучы укучылар, шулай булгач, алар инде табигатькә каршы бармаячак», - диде ул. Чараны оештыручылар әйтүенчә, быел катнашучылар саны да арткан, тәкъдим ителгән эшләрнең сыйфаты һәм эчтәлеге дә яхшырган. Укучыларның экологиягә карата кызыксынуын экологлар балаларның ирешелгәннәрдә туктап калмыйча алга омтылулары белән аңлата, һәм алар инде киләсе фәнни-гамәли конференциягә әзерләнә башладылар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International