Экологлар Бөгелмә районының су саклау зоналары буйлап рейд үткәрде

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә районының су саклау зоналары буйлап рейд үткәрде. Экологларның игътибар үзәгендә Карабаш сусаклагычының яр буе булды. Биредә ял базалары территориясендә инспекторлар яр буен рөхсәтсез биләп алу фактын теркәделәр, бу РФ Су кодексының 6 маддәсенең 6 пунктын бозу булып тора: гомуми кулланылыштагы су объектының яр сызыгы (су объектының чикләре) буйлап җир полосасы (яр буе) гомуми файдалану өчен билгеләнә. Су объектларының гомуми кулланылыштагы яр буе киңлеге егерме метр тәшкил итә. Закон бозучылар адресына экологлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартын үтәмәү) буенча һәм 7.6 маддәсе (Су объектын рөхсәтсез биләп алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану) буенча административ беркетмәләр төзеделәр. Шулай ук тикшерү барышында кайбер базалар территориясендә чистарту корылмалары юклыгы ачыкланды, моның нәтиҗәсендә агынтылар су объектына эләгә. Бу факт буенча Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары закон бозучыларны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.45 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттылар (Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм бүтән төр объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм сулар бетүдән саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү), шулай ук закон бозуларны төзәтү турында күрсәтмә бирделәр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International