ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Иделне савыктыру проекты турында сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин поручениесе нигезендә, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Россиянең 15 субъекты белән бергә “Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмый калу” өстенлекле проекты паспорты формалаштырылды (кыскача атамасы “Иделне савыктыру”).

“Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

2017 елның 23-25 ноябрендә Ессентуки шәһәрендә “Җир асты сулары – 2017” Халыкара конференциясе булачак. Чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Халыкара гидрогеологлар ассоциациясе, СПбДУның Геологик үзәге, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Евразия экспертлар берлеге булышлыгы белән үткәрә.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен видеоконференция режимында Ачык ишекләр көне узды. Фикер алышуның төп темасы: хуҗалык яки бүтән төр эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру. Эшмәкәрләрне борчый торган сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирде.

Экологлар таләпләре буенча, Чаллының «Лес-Сервис» предприятиесендә газ чистарту җайланмаларының сыйфатын яхшырту буенча эшләр башкарылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәләре буенча оешма газ-тузан тотып калучы җайланманың һәм ялганыш һәм узелларны герметиклаштыру сыйфатын яхшыртты.

Чистай районының 2нче гимназиясендә беренче чирек интеллектуаль ЭКОбәйрәм белән тәмамланды. Укучылар өчен танып белү чарасын педагоглар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре белән бергә үткәрделәр. Экологлар балаларга республиканың табигый объектлары турында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр, Кызыл китап белән таныштырдылар һәм уен үткәрделәр.


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Россия Хөкүмәтенең “Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан файдаланыла торган, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы производство объектларын региональ дәүләт экологик күзәтчелеге өчен аерым хәвеф категориясенә кертү критерийларын раслау турында” карар проекты эшләнгән. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International