ЭКОтәрбия – педагогик процесс. Әлмәт районыныда укытучылар өчен экологик мәгърифәт мәсьәләләренә багышланган семинар узды

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

ЭКОмәгърифәт мәсьәләләре турында фикер алышу, икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар, Акташ упкыны күленә экскурсия. “Авыл мәктәбе кысаларында укучыларга экологик тәрбия бирү” семинары вакытында Әлмәт укучылары әлеге һәм башка чараларда катнашты. Үсеп килүче буында экологик культура формалаштыру буенча тәҗрибә белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре уртаклашты. Алар укучыларда экологик культура формалаштыруның төп алымнары турында, Министрлык үткәрә торган ЭКОмәгърифәт акцияләре һәм конкурслар турында сөйләделәр. “2017 елның 1нче сентябреннән «Мәктәп экопатруле» IV республика конкурсы старт алды. Катнашу өчен, телефонга «Школьный экопатруль» мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк, аның ярдәмендә санкциясез чүплекне яки юынтык суларны җирле рельефка агызып чыгаруны теркәргә һәм фото- яки видеохәбәрне Татарстан Экология министрлыгына җибәрергә кирәк”, –диде Көньяк-Көнчыгыш идарә белгечләре. Алар шулай ук педагогның бала тормышында тәрбияче һәм мәгърифәтче ролен башкаруы турында, балаларны табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга мәктәп чорында өйрәтүнең мөһимлеге турында әйттеләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International