Арча районының Үрнәк балалар бакчасында туган як табигатенә багышланган кызыклы һәм танып белү чарасы узды. Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары нәниләргә әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм аны саклау өчен җаваплылык тәрбияләп, интерактив дәресләр үткәрделәр.
Татарстан Республикасының Зәй шәһәр суды Экология министрлыгының Зәй районындагы Баграж елгасының су саклау зонасында калдыклар агызуга юл куйган һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" федераль законның 34, 51 статьялары, РФ Җир кодексының 42 статьясы һәм Россия Федерациясе Су кодексының 65 статьясы таләпләрен бозган җир кишәрлеге милекчесенә карата дәгъвасын канәгатьләндерү турында карар чыгарды.
Табигатьтән рациональ файдалану фондына Татарстан оешмаларыннан республикада программа башланганнан бирле электрониканы бушлай утильләштерүгә 2123 гариза кергән.
«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «PRoЭКо» экологик фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
14 февральдә 10:00 сәгатьтә «Кодекс» консультация үзәге «2025 елда җитештерү калдыклары белән эш итү кагыйдәләре һәм предприятиеләргә яңа таләпләр» темасына Бөтенроссия гамәли вебинарын онлайн-трансляцияләүне оештыра.
Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан – үсеш алган икътисадлы һәм үсеш потенциалы югары булган регион.
«Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында Татарстан балалары канатлы дуслары турында чын кайгыртучанлык күрсәтте.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азнакай районын тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары Совет урамында тимер-бетон калдыклар чүплеген ачыкладылар.
Бөтенроссия экологик диктантына йомгак ясалды. Экодиктант 2024 елның 25 ноябреннән 8 декабренә кадәр онлайн-форматта экодиктант.рус интернет-порталында һәм офлайн мәйданчыкларда узды.
Түбән Каманы мониторинглау барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары су законнарын бозуны, ягъни Каракүл яр буйларына ирекле керүне чикләүне ачыклады.