Хокук бозучы санкцияләнмәгән чүплек аркасында әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплады

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Элегрәк ТР Экология министрлыгы инспекторлары Зәй районын тикшерү барышында РФ Су кодексының 65нче статьясын бозуны ачыклаганнар иде. Юридик зат калдыкларны Багряж елгасының су саклау зонасында туфракка ташлаган иде. 

Калдыкларны рөхсәтсез җыю нәтиҗәсендә туфракка зыян килгән. Зыян 33 мең сум күләмендә бәяләнде. 

Юридик зат зыянны ирекле рәвештә капламады. Министрлык хокук бозучыдан суд тәртибендә зыянны түләтү өчен судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Суд тикшерүләре барышында хокук бозучы зыянны тулысынча каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International