Әлмәт мәктәпкәчә яшьтәге балалар экологик дефиле үткәрделәр

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәтнең 27нче балалар бакчасына чакырылды, анда балалар «Калдыклардан мода» дефилесын әзерләделәр.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чараны «Куян-тегүче» театральләштерелгән куелышыннан башлады. Аннары дефиле күрсәтү белән дәвам иттеләр. Яшь модельерлар кулланганнан соң ук калдыкларга җибәрелә торган кул астындагы чаралардан һәм көнкүреш әйберләреннән 30дан артык костюм төрен күрсәттеләр.

Модельләр бик тырыштылар – киемнәрен күрсәттеләр һәм киемнең ничек эшләнүе турында сөйләделәр. Әзерлектә әти-әниләр актив катнашты, алар иҗади сәләтләрен, фантазияләрен һәм хыялларын күрсәттеләр. Чүп пакетлары, полиэтилен капчыклар, төрле төргәк материаллары һәм хәтта магнитофон тасмасы да кулланылды.

Чара костюмнарның күптөрлелегеннән, аларны ясауның оригинальлегеннән һәм экология буенча белемнәрне гадәттән тыш кулланудан көчле тәэсир калдырды.

Инспекторлар ата-аналарга балаларда экологик культура тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Бу чара – кечкенәләргә табигатьне саклау кирәклеге һәм аны кайгырту ысуллары турында ничек ачык һәм кызыклы итеп сөйләп булуның менә дигән үрнәге. Мондый экобәйрәмнәр «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларын хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International