ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында Түбән Кабан күленә агып төшүче сулар агызу фактын ачыкладылар.
Экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белгечләре белән берлектә лаборатор тикшеренүләр өчен табигый су пробалары алынды. Беркетмә нигезендә пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган иң чик концентрациясе аммоний-ион буенча 1,6 тапкырга, марганец буенча 4,9 тапкырга артык иде.
Министрлык трубаның баланс тотучысын билгеләү өчен Казан башкарма комитетына сорау юллады. «Водоканал» МУП мәгълүматы буенча инженерлык челтәрләре бу предприятие балансында тормый. Казанның Тышкы төзекләндерү комитетыннан торба табылган урында шәһәрнең явым-төшем канализациясе челтәрләре булу-булмау факты буенча мәгълүмат әлегә кадәр кермәде.
Торбаның баланс тотучысын билгеләү нәтиҗәләре буенча гаепле затка карата чаралар күреләчәк.