Татарстан Республикасы Геоүзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды. Учреждение хезмәткәрләре азатлыгыбыз һәм чәчәк атуыбыз өчен гомерләрен биргән геройларны искә алдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә, Мөслим һәм Баулы районнарында өч чүплек таптылар.
«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсына инде 1018 гариза килде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Кукмара районында ике чүплек тапты.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков нурлатлыларны Җиңү көне белән котлады.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның илебезнең төп бәйрәме – Җиңү көне белән котлавын укыды!
Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә, Үзәк идарәнең өлкән белгече Алинә Габдрахманованың сеңлесе Энҗе Галимуллина үзенең бабасы истәлегенә шигырь сөйли.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, 2025 елның 8 маенда, Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылында СССРның легендар авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьевка багышланган «Подвигу жить в веках» Сугышчан һәм Хезмәт даны музеен ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына кире элемтә платформасы системасы буенча Әлки районының Базарлы Матак авылында Дорожная урамында чүп-чар җыю урыны турында мөрәҗәгать килде.
Аксубай районының 3нче мәктәбендә укучыларны яшь натуралистлар сафына багышлау булды. Икенче сыйныф укучылары өчен «Табигать дөньясында» квесты оештырылды.
Тәтеш районы территориясен тикшерергә чыкканда хокук бозулар ачыкланды.
Карл Маркс урамы буенча Олы Тархан авылында 210 кв.м мәйданда төзелеш кирпече ватыклары рәвешендә калдыклар ташлану урыны табылды. Чүплекнең күләме – 180 куб.м.