Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов «Экология» VIII Халыкара форумында катнашты. Мероприятие Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленың конгресс-парк мәйданчыгында узды. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үтте. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, эчәргә
1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар. Бу көнгә Берләшкән Милләтләр оешмасының 23нче Генераль Ассамблеясында Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе инициативасы белән нигез салына.
Татарстанда январь-февраль эчендә суд приставлары экологик закон бозулар өчен 1,5 миллион сум түләттеләр һәм 265 башкарма эшне яптылар дип хәбәр ителә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында. Мәсәлән, Азнакай бүлегенң суд приставлары махсус техникага арест төрендә мәҗбүри чара кулланып, нефть һәм газ скважиналары төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче предприятиедән республика Табигатьтән файдалану идарәсе файдасына 120 мең сум түләттеләр. Чистайда, шулай ук түләтүне бурычлы оешма мөлкәтенә әйләндергәч, экологик закон бозган өчен, 100мең сумнан артык түләү кертелде.
Экология елында Яшьләр өчен Россия дәүләт китапханәсе һәм Россия Дәүләт гавами фәнни-техник китапханәсе гамәлләрнең бердәм көне форматында “Экологик белемнәр көне” Бөтенроссия акциясен үткәрәләр, ул 15 апрель – Халыкара экологик белемнәр көненә багышлана. Чара Россия Табигать министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрелә.
Һаваның сыйфаты кеше сәламәтлегенә йогынты ясыймы? Атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен ничек билгеләргә? Анализ үткәрү өчен нинди приборлар кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә экскурсиядә балаларның кызыксынучанлыгы чиксез иде.
Бүген Казанның 212нче мәктәпкәчә учреждениесендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча интерактив чара узды. Балаларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова мөрәҗәгать итте. “Без чиста һавадан, чиста судан, яшел үсемлекләрдән башка яши алмыйбыз. Табигать объектлары безнең тормышта мөһим роль уйный, шуңа күрә алар үзләренә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә.
Автошәһәрнең югары уку йортлары студентлары Рус географик җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар. Бөтенроссия оешмасында катнашучылар белән очрашуны яшьләр өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре оештырды.
Бүген Казанга Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин килде. Халыкара “Казан” аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, башка рәсми затлар каршы алды. Казанга килү белән, Алексей Алешин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү, шулай ук эре проектларны гамәлгә ашырганда, сәнәгать иминлегенең техник һәм оештыру таләпләрен тәэмин итү мәсьәләләре һәм башка темалар турында фикер алыштылар.
Ел саен 22нче мартта Бөтендөнья су көне яки Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларының хәленә һәм аларны торгызу һәм саклау белән бәйле проблемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Экологик бәйрәмне үткәрү идеясе беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1992 елда Рио-де-Жанейрода булган Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү буенча конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.