Россиядә Кече елгаларны һәм сулыкларны саклау буенча бердәм көннәр узачак

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Берничә ел дәвамында 15 майдан 15 июньгә кадәр Россиядә “Бердәм кече елгаларны һәм сулыкларны саклау көннәре” девизы астында табигать саклау акцияләре уза. Бу экологик акциянең инициаторы булып “Елгага булышыйк” Идел хәрәкәте инициативасы буенча барлыкка килгән ирекле берләшмә - Россия елгалары челтәре тора. Берләшмәгә Россиянең 23 регионыннан 100дән артык иҗтимагый экологик оешма керде. Кече елгаларны, инешләрне, күлләрне саклауның бердәм көннәрен уздыру нигезендә әйләнә-тирә мохит гармониясе һәм иминлегенең күп нәрсәдә су объектларына бәйле икәнлеген аңлау ята. Планетаның эре сулыклары ахыр чиктә нәкъ менә алардан җыйнала, алар, бердәм системага җыелып, зур елгалар, диңгезләр һәм дөнья океанын хасил итәләр.

Кече елгалар һәм сулыклар көннәрендә елга, күл һәм буаларның ярларын чистарту буенча акцияләр үткәрү, агачлар утырту, мәгълүмати кампанияләр, театральләштерелгән акцияләр, “Чиста елгалар” проектларын яклау йөрешләре оештыру гадәткә кергән. Экологик акция елдан ел киңрәк колач җәя. Активистлар-табигать сакчылары хәрәкәтләренең башлангычы булган бер тапкырлык чаралар әкренләп озак сроклы программаларга үсә бара.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International