Ликвидация – 85 %. Санитар-экологик икеайлык барышын вертолеттан тикшерделәр

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Табылган чүплекләрне юкка чыгару буенча эшне көчәйтергә. Бүгенге көндә муниципалитетлар алдында шундый бурыч тора. 15 майга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары һәм башка табигать саклау органнары тарафыннан ачыкланган калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарының 85% артыграгы җыештырылды инде. Бүген вертолетта очып тикшерү вакытында экологлар тагын закон бозу очрагын ачыклады. Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче кеше чүп-чарны басуга ташлый. Кулыннан тотылган бу кешене РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җаваплылыкка тартачаклар: Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү. Әлеге территорияне санитар-экологик нормалар таләпләренә туры килә торган хәлгә китерү дә аның өстендә булачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International