Россиянең Табигать министрлыгы региональ хакимиятләргә куркыныч калдыкларны аерым җыюны кертергә тәкъдим итте

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Федерациясендә Экология елы уздыру буенча төп чаралар планының 46нчы пунктын тормышка ашыру максатында, региональ хакимият органнары биналары янында куркыныч калдыклар җыю пунктлары урнаштыру тәкъдиме белән регионнар башлыкларына телеграмма җибәрде, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында.

Сергей Донской элегрәк белдергәнчә, калдыкларны кабат эшкәртүне стимуллаштыру дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. “Калдыкларны аерым җыюның әкренләп россиялеләрнең көндәлек практикасына керүе мөһим, һәм әйләнә-тирә мохитнең нык пычрануына китерә торган аеруча куркыныч көнкүреш калдыкларыннан башларга кирәк”.

Министр хәзерге вакытта калдыкларның зур өлешенең киңәйтелгән җаваплылык дип йөртелә торган кысаларда товар җитештерүчеләр һәм чит илләрдән товар кертүчеләр тарафыннан төрләргә аерылуы турында әйтте. Ә 2019 елга кадәр барлык регионнар калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчәргә, шул исәптән калдыкларны аерым җыю өчен яңа икътисадый механизмнар кертергә тиеш. Аерым җыюны тәэмин итә торган ТСЖ һәм идарәче компанияләрне калдыклар эшкәртү өчен түләүдән азат итү стимуллаштыруның бер формасы булырга мөмкин, дип ачыклык кертте Донской.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International